Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2024 елда XXIV Федераль Сабантуй Марий Эл Республикасы башкаласы Йошкар-Олада була
Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Йошкар-Ола шәһәренә эш сәфәре белән барды. Монда 2024 елда XXIV Федераль Сабан туен Марий Эл Республикасының Йошкар-Ола шәһәренең башкаласында үткәрү турында карар кабул ителде.
Биредә Мари Эл Республикасы Хөкүмәте башлыгы Юрий Зайцев белән очрашу узды. Васил Шәйхразыев җитәкчене Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге белән таныштырды. Аның сүзләренчә, быел оешма 30 еллыгын билгеләп үтә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шулай ук Милли шура рәисе билгеләп үткәнчә, Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездында Марий Эл Республикасы делегациясе катнашкан.
Очрашуда республика татар мәдәни үзәген реконструкцияләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, ул быел үзенең 25 еллыгын билгеләп үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз