Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
2024 елда төзекләндереләчәк ишегаллары һәм җәмәгать урыннары өчен тавыш бирү дәвам итә
31 майга кадәр татарстанлылар 2024 елда төзекләндереләчәк иҗтимагый киңлекләр һәм ишегаллары өчен тавыш бирә алалар. Сораштыру 14 яшьтән өлкәнрәк булган һәркемгә ачык.
Быел тавыш бирү өчен тәкъдим ителгән иҗтимагый киңлекләр исемлегенә Казанның 30 объекты кертелгән, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте. Исемлек шәһәр халкының мөрәҗәгатьләрен һәм теләкләрен исәпкә алып төзелгән. Шулай ук сораштыруда катнашучылар төзекләндерү өчен үз объектларын да тәкъдим итә ала.
Тавыш бирү өчен ТР дәүләт хезмәтләре порталында һәм «ТР Хезмәтләре» кушымтасында авторизацияләнергә кирәк. Бер кеше бер тапкыр гына тавыш бирә ала.
Сораштыру «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты буенча үткәрелә. Татарстанда тавыш бирү алтынчы тапкыр оештырылган, гомумроссия дәрәҗәсендә ул өченче тапкыр уза.
Исегезгә төшерәбез, республика халкы шулай ук «Безнең ишегалды» республика программасы буенча өстенлекле тәртиптә төзекләндереләчәк 200 йортны сайлый ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз