news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2024 елда Татарстанның авыл хуҗалыгы тармагына 13,6 млрд сум дәүләт ярдәме каралган

Яңа елда Татарстанның авыл хуҗалыгы тармагына дәүләт ярдәме күрсәтү өчен 13,6 млрд сум каралган, аның 2,8 млрд сумы федераль бюджеттан, 10,8 млрд сумы республика бюджетыннан. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 2023 елда 78 юнәлеш буенча 15,1 млрд сумлык ярдәм күрсәтелгән, шуның 4 млрд сумы - федераль бюджет акчалары, 11,1 млрд сумы Татарстан бюджетыннан.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

news_right_1
news_right_2
news_bot