news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2024 елда Татарстанда илкүләм проект буенча яңа 14 мәдәният объекты ачылачак

Татарстанда «Мәдәният» илкүләм проекты буенча 2024 елда яңа 14 мәдәният йорты ачылачак. Бу хакта ТР мәдәният министры Ирада Әюпова хәбәр итте.

«Мәдәни байлыкны һәм традицияләрне саклау, җәмгыятьнең мәдәни потенциалын үстерүче профессиональ сәнгатькә һәм барлык иҗат формаларына, мәдәни инновацияләргә ярдәм итү, аларны Россиянең бөтен почмакларында һәм аннан читтә таныту – болар илкүләм проектның максатчан өстенлекләрен билгеләүче төп бурычлар», – дип белдерде министр.

Быел республикада илкүләм проект буенча өч – «Мәдәни мохит», «Иҗади кешеләр», «Цифрлы мәдәният» төбәк проектларын гамәлгә ашыру дәвам итә.

«Мәдәни мохит» төбәк проекты кысаларында 14 яңа объект ачылачак. Мәсәлән, Апас һәм Әлки районнарында 45 һәм 100 урынга исәпләнгән яңа авыл мәдәният йортлары төзеләчәк. Сарман районында И.Шакиров исемендәге Балалар сәнгать мәктәбенә капиталь ремонт ясалачак. Яшел Үзәннең театр һәм музеенда, Баулы районының Туган якны өйрәнү музеенда капиталь ремонт булачак. Кукмара районында «Родигиннар киез фабрикасы, 1870нче еллар» мәдәни мирас объектында ремонт-төзекләндерү эшләре башкарылачак.

ТР Мәдәният министрлыгында искәртүләренчә, быел Тәтеш төбәге тарихы музее, «Казан арты» Арча тарих-этнография музее һәм Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы техник яктан җиһазландырылачак. Алабуга, Чүпрәле, Кукмара районнарында яңа модель китапханәләр барлыкка киләчәк.

«Иҗади кешеләр» проекты ярдәмендә өзлексез белем бирү үзәкләре базасында 1218 белгеч квалификациясен күтәрәчәк. Укыту программалары илнең мәдәният өлкәсендә әйдәп баручы югары уку йортларында, шул исәптән Казан дәүләт мәдәният институтында үткәрелә.

«Цифрлы мәдәният» төбәк проекты буенча китап һәйкәлләрен цифрлаштыру, элегрәк булдырылган виртуаль концерт залларын файдалану 2024 елда да дәвам итәчәк.

Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путинның «май указлары» нигезендә 2019 елдан тормышка ашырыла. Алар илнең стратегик үсешенең «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Экология», «Демография», «Фән», «Мәдәният», «Торак һәм шәһәр мохите» кебек 10нан артык юнәлешен колачлый. 2024 елның 29 февралендә дәүләт башлыгы Федераль Җыенга Юллама белән чыгыш ясаганда яңа – «Кадрлар», «Россия яшьләре», «Озын һәм актив тормыш», «Гаилә» һәм «Мәгълүматлар икътисады» илкүләм проектлары башлануын игълан итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100