Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2024 елда Татарстанда фәнни хезмәткәрләрнең эш хакы 94 мең сумга җиткән
2024 елда Татарстанда фәнни хезмәткәрләрнең уртача эш хакы 94 мең сумга җиткән. ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта шулай дип белдерде.
Хәзерге вакытта фәнни өлкәдә галимнең тәҗрибәсе һәм статусына бәйле рәвештә хезмәт хакларында зур аерма күзәтелә. Әйтик, аспирантлар аена нибары 7,5 мең сум ала, диде Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов. Әмма, аның сүзләренчә, республикада алар өчен күпсанлы субсидияләр һәм грантлар гамәлдә.
«Яшь галимнәр белән очрашуларда еш кына акча турында мәсьәлә кузгатыла. Вазифа һәм хезмәт хакы арасында икесенең берсен сайлау турында сүз чыга. Сораштыру әлегә вазифаны сайлауларын күрсәтте. Әмма матди стимуллаштыру – кадрлар җәлеп итү өчен мөһим шартларның берсе», - дип искәртте Миңнеханов.
Россия Фәннәр академиясе Казан фәнни үзәге директоры урынбасары Владислав Чернов, үз чиратында, соңгы елларда яшьләр лабораторияләрендә хезмәт хаклары ике тапкырдан күбрәккә артуын әйтте. Әгәр элегрәк яшь галимнәрнең акчасы 30 меңгә тулмаса, хәзер алар 70 мең сумга якын хезмәт хакы ала (тикшеренүче эшли торган өлкәгә бәйле рәвештә).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз