Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
2024 елда Россиядә көнкүреш техникасы һәм электроника кыйммәтләнергә мөмкин
Россиядә көнкүреш техникасы һәм электрониканың бәясе күтәрелергә мөмкин. Җитештерүчеләр әйтүенчә, 2024 елдан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының яңа экологик таләпләре үз көченә керә – экологик җыем ставкасы арта, бу исә товарларның кыйммәтләнүенә китерәчәк. Бу хакта «Известия» газетасы яза.
«РАТЭК» (Россия электр-, көнкүреш һәм компьютер техникасы җитештерүчеләр һәм сәүдә компанияләре ассоциациясе) мәгълүматлары буенча, экологик җыем ставкасы 2,3 тапкыр (1 тоннасы өчен 26,5 мең сумнан 59,4 сумга кадәр) артыр дип көтелә. Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы шулай ук әлеге товарларны утильләштерү нормативы күләмен 15 проценттан 25 процентка кадәр күтәрергә ниятли.
«РАТЭК»та билгеләп үтүләренчә, бәяләрнең артуы барыннан да элек зур көнкүреш техникасына кагылачак. Әйтик, бәясе 17 мең сум һәм авырлыгы 60,5 килограмм тәшкил иткән Candy Smart CS34 кер юу машинасыннан экология җыемы ставкасы 1,4 процент (242 сум) тәшкил итә. Әгәр ставка күтәрелсә, ул 5,3 процентка (908 сум) җитәчәк.
Шулай ук, әгәр Хөкүмәт экологик ставканы күтәрсә, компанияләргә салым йөкләнеше дә 3,7 тапкыр арта.
Үз чиратында, бизнес товарлар һәм төрү материалларының барлык төркемнәре буенча да экологик җыемның иске ставкаларын калдыруны сорый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз