news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2024 елда Россиядә илкүләм проектларга каралган чыгымнар 3 триллион сумнан артып китәчәк

2024 елда Россиядә илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 3 триллион сумнан артык акча каралган, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы федераль Финанс министрлыгына сылтама белән.

«Демография», «Имин һәм сыйфатлы юллар», «Мәгариф» һәм «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектлары чараларына бюджеттан иң күп акча (890 миллиард, 621,4 миллиард, 237,2 миллиард һәм 283,8 миллиард) бүлеп бирү күздә тотыла.

Элегрәк билгеле булганча, 2023 елның 11 аенда Россиядә илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 2,5 триллион сумнан артык акча юнәлдерелгән. Бу – пландагы күрсәткечнең 84,5 проценты.

Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин указы белән гамәлгә ашырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot