news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2024 елда Россиядә алкоголь, тәмәке һәм автомобильләргә акцизлар артачак

2024 елда Россиядә автомобильләр, алкоголь һәм тәмәкегә акцизлар индексацияләнәчәк. Аларның суммасы инфляция дәрәҗәсенә арттырылачак. Бу хакта Россия Финанс министрлыгы башлыгы урынбасары Алексей Сазановка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Салым кодексына тиешле төзәтмә Дәүләт Думасының бюджет һәм салымнар комитеты тарафыннан икенче укылышта хупланган.

«Акциз ставкалары Икътисад министрлыгы фаразлары буенча инфляция дәрәҗәсенә индексацияләнә. 2024 елда 5 процент, 2025 елда 4 процент, 2026 елда 4 процентка», - дип аңлатты министр урынбасары.

news_right_1
news_right_2
news_bot