Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
2024 елда Россиядә алкоголь һәм тәмәкене биометрия буенча сатып алырга рөхсәт итәчәкләр
Биометрик технологияләр үзәге 2024 елда алкоголь һәм никотин продукциясе сатып алу өчен кешенең ничә яшьтә булуын раслый торган сервис эшләтеп җибәрергә тели. Компания генераль директоры Владислав Поволоцкий шулай дип белдерде, дип яза «Известия» газетасы.
Билгеләп үтелгәнчә, Бердәм биометрия системасына мәгълүматлар тапшырган гражданнар кибеттә йөзнең күчермәсе аша ничә яшьтә булуын раслый алачак. Спикер сүзләренчә, хәтта гадиләштерелгән биометрия дә туры киләчәк (аны алу өчен «Биометрия дәүләт хезмәтләре»ндә селфи ясарга, шулай ук дәүләт порталында шәхси сәхифәне расларга кирәк). Моннан тыш, сервиска керү өчен, расланган «Цифрлы профиль» булырга тиеш.
Сәүдә челтәрләре цифрлы паспорт аша сатып алучыларны идентификацияләүгә карата кызыксыну белдерде инде. Әмма бу сервисны эшләтеп җибәрүнең төгәл вакыты әлегә билгеле түгел: барысы да терминал һәм кассаларны Бердәм биометрия системасына ни дәрәҗәдә тиз көйләүләренә бәйле булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз