news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2024 елда Россиядә 110 терактны булдырмый калганнар

Террорчылыкка каршы илкүләм комитет мәгълүматларына караганда, Россия Федерациясендә 2024 ел башыннан 110 терактны булдырмый калганнар, дип хәбәр итә РИА Новости.

Террорчылыкка катнашы булган 1050 кеше тоткарланган.

13 августта Мәскәүдә Террорчылыкка каршы илкүләм комитет рәисе һәм Россия Федераль иминлек хезмәте директоры Александр Бортников җитәкчелегендә комитетның утырышы булды. Көн тәртибендә төбәкләрнең террорчылык куркынычына каршы торырга әзерлеген көчәйтү мәсьәләләре, шулай ук дәвам итүче махсус хәрби операция шартларында террорчылыкны профилактикалау буенча өстенлекле бурычлар торды.

Булдырылмый калган терактларны әзерләүдә дошман тарафыннан вербовкаланган гражданнар катнашкан булуы аеруча ассызыклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100