news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2024 елда Россия мәктәпләрендә «гаилә белеме» дигән яңа фән барлыкка киләчәк

2024 елда Россия мәктәпләрендә «гаилә белеме» дигән яңа фән керә башларга мөмкин. Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты рәисе Нина Останина шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Спикер сүзләренчә, әлеге дисциплина өчен аерым дәреслек әзерләнә. Останина аның командасының мөстәкыйль предмет буларак әлеге дисциплинаны кертүдә Мәгариф министрлыгын инандыра алачагына ышана.

Искәртеп узабыз, «гаилә белеме» - яшүсмерләрне алдагы гаилә тормышы һәм балалар тууга әзерли торган яңа фән. Ул шулай ук психология һәм педагогика буенча да белемнәр бирәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot