news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2024 елда пенсионерларга яңа салым ташламалары каралган

Гамәлдәге законнарга кертелгән төзәтмәләр нигезендә Россиядә пенсионерлар һәм пенсиягә чыгар яше җитүчеләр берничә салым ташламасы алачак дип фаразлана. Бу хакта Югары икътисад мәктәбе илкүләм тикшеренү университетының хокук факультеты деканы Вадим Виноградов сөйләде, дип яза «Труд».

Ташламаларның берсе милек салымына кагыла. Бер фатир, дача участогы, хуҗалык төзелеше (50 квадрат метрга кадәр), иҗат остаханәсе, студия өчен бу салым каралмаган.

«Ягъни пенсионер яки пенсиягә китәр вакыты җиткән кешенең бер фатиры, бер дачасы һәм бер гаражы булса – түләргә туры килмәячәк», — ди Виноградов.

Әгәр бу кеше милкендә ике фатир булса, бер фатир өчен салым түләргә тиеш – кайсысы өчен икәнен салым түләүче үзе хәл итә. Югыйсә, бу эшне аның өчен салым җыючылар эшләячәк.

Транспорт салымын түләүгә ташлама бердәм системага салынмаган. Аны төбәк хәл итә. Гадәттә, төбәкләрдә пенсионерларга ташлама бирелә, ләкин күбесенчә алар бу салымнан тулысынча азат ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100