Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
2024 елда парковкаларның бушлай эшли торган көннәре билгеле булды

Татарстан башкаласында киләсе елда парковкаларның бушлай эшли торган көннәре билгеле булды. Бу хакта Транспорт комитетының тиешле документында хәбәр ителә. Хәзерге вакытта ул коррупциягә каршы экспертиза уза.
Шулай итеп, автомобильчеләр өчен машина кую урыннары 1-5 гыйнварда; 8 гыйнварда; 23 февральдә; 8 мартта; 29 һәм 30 апрельдә; 1, 9 һәм 10 майда; 12 июньдә; 30 августта; 4 һәм 6 ноябрьдә; 30 һәм 31 декабрьдә түләүсез булачак.
Моннан тыш, Ураза һәм Корбан гаете бәйрәмнәрендә парковкалар бушлай эшләячәк. Әлеге көннәр соңрак ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның указы белән билгеләнәчәк.
Шулай ук бәйрәмнәрне күчерү сәбәпле, парковка урыннары өчен 27 апрельдә, 2 ноябрьдә һәм 28 декабрьдә түләргә кирәк булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз