news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2024 елда математика буенча Төп дәүләт имтиханында калькулятор кулланырга рөхсәт иттеләр

Мәктәп укучыларына математика буенча Төп дәүләт имтиханында рәсми рәвештә калькулятор кулланырга рөхсәт иттеләр. Федераль педагогик үлчәнешләр сайтында урнаштырылган имтиханның күрсәтмә версиясендә шулай диелә. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

«Биремне үтәгәндә сез контроль-үлчәү материаллары варианты, линейка һәм программалаштырылмый торган калькулятор белән бергә бирелгән белешмә материаллардан файдалана аласыз», - диелә документта.

news_right_1
news_right_2
news_bot