news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2024 елда Мәдәният министрлыгы 10 фильм төшерү өчен 8 млн сум акча бирергә планлаштыра

2024 елда ТР Мәдәният министрлыгы 10 фильм төшерү өчен 8 млн сум акча бирергә планлаштыра. Тематик планда төрле жанрлар - документаль, нәфис, анимацион фильмнар каралган

«Фильм проектлары өчен биреләчәк субсидияләргә коммерцияле булмаган оешмалар дәгъва итә ала», – дип хәбәр итә Министрлыкның матбугат үзәге.

Тематик планда түбәндәгеләр каралган:

  • Гаилә кыйммәтләренә багышланган кыска метражлы документаль фильм – 500 мең сум;
  • Республиканың балалар һәм яшьләр театр студияләренә багышланган кыска метражлы документаль фильм – 500 мең сум;
  • Социаль роликлар циклы (юл йөрү кагыйдәләренә, әйләнә-тирә табигатьне саклауга багышланган, хокук бозулар профилактикасы, терроризм һәм экстремизм профилактикасы) - кыска метражлы документаль фильм – 500 мең сум;
  • Татарстан кинематографиясенең 100 еллыгына багышланган кыска метражлы документаль фильм – 500 мең сум;
  • Каюм Насыйриның 200 еллыгы уңаеннан аның әсәрләре буенча тулы метражлы нәфис фильм – 2 млн сум
  • Ватанны саклаучыларга һәм аларның гаиләләренә багышланган тулы метражлы документаль фильм – 1 млн сум;
  • А.С. Пушкинның 225 еллыгы уңаеннан «Пушкин в Казани» тулы метражлы документаль фильм – 1 млн сум;
  • Анимацион кино – милли эпосларны экранлаштыру - 1 млн сум;
  • Матди булмаган мәдәни мирас объектларына багышланган фильм-демонстрация - кыска метражлы документаль фильм – 500 мең сум;
  • Татарстан Республикасы халыкларының язма мирасына багышланган кыска метражлы документаль фильм – 500 мең сум.

Гаризалар 1 – 5 март көннәрендә кабул ителә. Гариза белән бергә синопсис, сценарий, кинопроект сметасы, презентация һәм видеоролик (булса) тапшырыла.

12 мартта «Татаркино» оешмасы оештырылуның 100 еллыгына багышланган чаралар кысаларында питчинг үткәрү каралган. Питчингта конкурста катнашучылар үз кинопроектларын кинематограф өлкәсендәге федераль һәм региональ экспертлар алдында яклаячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot