Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
2024 елда Казан парковкалары бушлай эш графигын шәһәр башкарма комитеты раслады
Казанда муниципаль парковкалар түләүсез эшләячәк көннәр расланды. Бу — бәйрәмнәр яки аларны күчерү белән бәйле ял көннәре. Мәгълүмат башкарма комитетның документлар һәм хокукый актлар җыентыгында урнаштырылган.
Шулай итеп, парковкалар түбәндәге график нигезендә бушлай эшләячәк:
— 1-5, 8 гыйнвар;
— 23 февраль;
— 8 март;
— 29, 30 апрель;
— 1, 9, 10 май;
— 12 июнь;
— 30 август;
— 4, 6 ноябрь;
— 30, 31 декабрь;
— Ураза бәйрәме һәм Корбан бәйрәмендә, аларның башлану даталары Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов указы белән билгеләнәчәк.
27 апрель, 2 ноябрь һәм 28 декабрьдә — бәйрәмнәрне күчерү белән бәйле шимбә көннәрендә парковкалар түләүле булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз