news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2024 елда Федераль Сабантуй Марий-Эл Республикасында узачак

2024 елда Федераль Сабантуй Марий-Эл Республикасында узачак
Бөтендөнья татар конгрессы

2001 елдан Федераль Сабантуй Россиянең бер төбәгендә Татарстан белән берлектә үткәрелә, һәм 2024 елда бәйрәм үткәрү эстафетасы Марий-Эл республикасына күчте.

Күчмә кубокны Марий-Эл Республикасы Хакимияте рәисенең беренче урынбасары Михаил Васютинга Кузбасс Губернаторы Сергей Цивилев тапшырды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Михаил Васютин кунакларга татар телендә сәлам бирде. «Әлеге кубокны һәм эстафетаны алу-безнең өчен зур дәрәҗә», – диде Михаил Васютин һәм Марий-Эл Республикасы Башлыгы Юрий Зайцевның сәламләү хатын укыды.

news_right_1
news_right_2
news_bot