news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2024 елда БРИКС саммиты Казанда була

Казан 2024 елда БРИКС саммитын уздыру урыны булачак. Чара оешмада Россия рәислеге кысаларында узачак, диелә Россия Президенты Владимир Путин карарында.

«2024 елда БРИКС дәүләтләре башлыкларының очрашуын уздыру урыны итеп Казан шәһәрен билгеләргә», – диелә документта. Ул хокукый мәгълүматның рәсми сайтында урнаштырылган.

Дәүләт башлыгы шулай ук оештыру комитеты булдырырга кушты, ул оешмада Россия Федерациясе рәислеген әзерләү һәм тәэмин итү белән шөгыльләнәчәк. Комитет рәисе итеп Россия Президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков билгеләнгән.

Комитет составы, карарда әйтелгәнчә, бер ай эчендә расланачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100