news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2025 елда Бөтенроссия авыл Сабантуе кайда узачагы билгеле

2025 елда Бөтенроссия авыл Сабантуе кайда узачагы билгеле
Фото: Зөлфия Шәвәлиева

2025 елда Бөтенроссия авыл Сабантуе Киров өлкәсе Нократ Аланы районында узачак. Бу хакта бүген Пермь крае Барда авылында үткән XIV Бөтенроссия авыл Сабантуенда әйттеләр.

Татарстан республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Сабантуйның күчмә символы - тулпар ат истәлекле бүләген Киров өлкәсе губернаторы Александр Соколовка тапшырды.

«Пермь краен әлеге зур чара үтүе белән котлыйм! Авыл Сабантуен зурлап үткәрү традициясе һичшиксез дәвам итәргә тиеш», - диде Александр Соколов истәлекле бүләкне кабул итеп.

Шулай ук ул тиздән оештыру буенча беренче утырышлар булачагын әйтте.

«Эшне башлап җибәрәбез, Татарстан җитәкчелеге белән без әлеге зур чара турында күптән сөйләшкән идек. Бүген булган барлык регионнарны да чакырам. Киров җиренә рәхим итегез! Пермь краеннан калышмаска тырышырбыз», - диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot