news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2024 елда Бөтенроссия авыл Сабан туе Пермь өлкәсе Барда районында үтәчәк

2024 елда Бөтенроссия авыл Сабан туе Пермь өлкәсе Барда районында үтәчәк
Энҗе Габдуллина

Әстерхан өлкәсе губернаторы Игорь Бабушкин һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Сабантуйның күчмә билгесен Пермь өлкәсе губернаторы Дмитрий Махонинга тапшырды.

«Мине чакыруыгыз өчен бик зур рәхмәт. Бәйрәм иң югары дәрәҗәдә үтте. Әлеге бәйрәмне оештыру өчен Игорь Юрьевичка, ел саен Бөтенроссия авыл Сабан туен үткәрү традициясен саклаган өчен Рөстәм Нургалиевичка олы рәхмәтемне белдерәм. Бөтенроссия авыл Сабан туен бөтен илдә, шулай ук Пермь өлкәсендә дә бик яраталар. Без 2024 елда Сабан туен иң югары дәрәҗәдә үткәрергә тырышычакбыз. Киләсе елга сезне Пермь өлкәсендә көтеп калабыз», – диде Дмитрий Махонин. 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot