news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2024 елда «больничный» өчен түләү ике тапкыр артачак

2024 елда «больничный» өчен түләү ике тапкыр артачак

2024 елда «больничный» буенча максималь түләүләр хәзерге иң күп түләнә торган суммадан 1,5 тапкыр артачак, ә 2025 елда алар хәзергедән ике тапкыр күбрәк булачак, дип сөйләде «Прайм» агентлыгына биргән интервьюсында Россиянең атказанган юристы Иван Соловьев. Бу хакта РИА Новости яза.

«2024 елда бер көн эчендә хастаханә кәгазе буенча түләүләр күләме 4 100 сумнан артып китәчәк, ә 2025 елда – 5674 сум. <...> Бу кешеләргә дәвалану һәм сәламәтләнү өчен нормаль шартлар тудырачак», — диелә хәбәрдә.

Әңгәмәдәш сүзләренчә, бу социаль түләүләр түгел, алар шулай ук предприятиенең хезмәт хакы фондына да карамый. Эш бирүче исәбенә больничныйның беренче өч көне генә бара, калганын социаль фонд түли, дип искәртте Соловьев.

Әгәр хезмәткәрнең сигез ел һәм аннан да күбрәк иминият стажы булса, ул больничный хезмәт хакының 100 процентын ала, ләкин ул максималь түләүдән күп була алмый, дип кисәтте эксперт. Быел бу түләү көненә 2737 сум тәшкил итә, дип нәтиҗә ясады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100