news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2024 елда Болгарда 900 меңнән артык турист булган

2024 елда Болгарда 900 меңнән артык турист булган
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгында 2024 елда 910 меңнән артык кеше булган. Бу хакта Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгында муниципаль сәгатьтә Татарстанның Спас районы башлыгы Фәргать Мөхәмәтов хәбәр итте.

«Бездә Татарстанда елына якынча 4,3 миллион һәм Болгарда якынча 910 мең турист булган», - дип белдерде Татарстан Инвестицион үсеш агентлы башлыгы Талия Миңнуллина.

Район башлыгы сүзләренчә, шәһәрдә яшәүче бер кешегә уртача 112 турист туры килә. «Шуның нәтиҗәсендә җәмәгать туклануы предприятиеләре саны 21гә кадәр артты. Бер үк вакытта без 2 меңгә якын кунакны ашата алабыз», – дип өстәде ул.

Моннан тыш, номер фонды да үскән - 2010 елда 102 урынга 2 кунакханәдән хәзер 1,8 мең урынга 10 кунакханәгә кадәр. Мөхәмәтов сүзләренчә, номерлар барыбер җитми, чөнки Болгарга көн саен уртача 3 меңгә якын кеше килә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100