news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2024 елда БДИ уздыру даталары расланды

2024 елда БДИ уздыру даталары расланды
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Россиядә Бердәм дәүләт имтиханнарын 2024 елда үткәрү даталары расланды. БДИ тапшыруның төп чоры 23 майда башланачак, 1 июльдә тәмамланачак. Белемнәрне вакытыннан алда 22 марттан 22 апрельгә кадәр тикшерергә мөмкин булачак, өстәмә чор 4 сентябрьдән 23 сентябрьгә кадәр узачак.

БДИны беренчеләрдән булып 23 майда география, рус әдәбияты һәм химияне сайлаган чыгарылыш укучылары тапшырачак. Рус теле – 28 майга, база һәм профиль дәрәҗәдәге математика 31 майга билгеләнгән. Урта гомуми белем турында аттестатларны вакытында бирү мөмкинлеге булсын өчен мәҗбүри фәннәр буенча имтиханнар башкалардан иртәрәк булачак.

Җәмгыять белеме буенча БДИ – 4 июньдә, тарих һәм физика буенча – 10 июньдә, ә биология һәм чит телләр буенча имтиханның язма өлеше буенча 13 июньдә узачак. Информатиканы тапшыручы чыгарылыш укучылары өчен имтихан ике көндә – 7 һәм 8 июньдә була. Традицион рәвештә чит тел буенча БДИның телдән өлеше дә бүленгән – алар 17 һәм 18 июньдә узачак.

20 июньнән 1 июльгә кадәрге чор резерв көннәр өчен билгеләнгән, дип хәбәр иттеләр Рособрандзорның матбугат хезмәтендә.

Төп дәүләт имтиханы (ОГЭ) шулай ук өч этапта үткәреләчәк: төп (21 майдан 2 июльгә кадәр), вакытыннан алда (23 апрельдән 18 майга кадәр) һәм өстәмә (3 сентябрьдән 24 сентябрьгә кадәр).

Информатика буенча төп дәүләт имтиханы (ОГЭ) һәм дәүләт чыгарылыш имтиханы (ГВЭ) имтиханнарны тапшыруның төп чорында өч көндә (27 майда, 11 һәм 14 июньдә) компьютер җиһазларын куллану сәбәпле үткәреләчәк.

Ведомствода 24 һәм 25 майга планлаштырылган 9 сыйныф өчен имтиханнарның күчерелүе турында җиткерделәр. Шулай итеп, буш көннәрдә соңгы кыңгырауны үткәрү мөмкинлеге барлыкка киләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100