news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2024 елда Административ хокук бозулар турында яңа кодекс барлыкка киләчәк

РФ Юстиция министрлыгы 2024 елда Россия Хөкүмәтенә Административ хокук бозулар турында яңа кодекс тәкъдим итәргә ниятли. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Административ хокук бозулар турында кодексның яңа варианты әзер диярлек һәм ул Хөкүмәткә тәкъдим ителергә тиеш, дип белдергән иде элегрәк РФ юстиция министры урынбасары - статс-секретарь Андрей Логинов.

Россиядә Административ хокук бозулар турында яңа кодекска үзгәрешләр 2019 елдан бирле әзерләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot