news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2023 елның иң яхшы көрәшчеләре, тренерлары, хөкемдарлары һәм командаларын бүләкләделәр

2023 елның иң яхшы көрәшчеләре, тренерлары, хөкемдарлары һәм командаларын бүләкләделәр
Фото: «Татар-информ», Энҗе Габдуллина

Казанның «Ак барс» көрәш сараенда «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турниры башланды. Ачылыш тантасында 2023 елгы көрәш сезонына нәтиҗә ясалып, иң яхшылар бүләкләнде.

2023 елны иң яхшы командалары булып, Әлмәт, Чаллы, Арча, Кукмара, Балтач танылды. Алар 500, 400, 300 һәм 250шәр мең күләмендә акчалата приз белән бүләкләнде.

«Ел ачышы» номинациясендә җиңгән Чистай, Лаеш, Азнакай командалары 100әр мең күләмендә бүләк алды.

«2023 елның иң яхшы тренеры» номинациясендә Илнур Хәйбуллин, Җәүдәт Хөсәенов һәм Динар Кәримуллин җиңде. «Яшьләр белән эшләүче иң яхшы тренерлар» булып Рузил Ганиев, Илгиз Шәмсевәлиев һәм Динар Кәримуллин танылды.

«2023 елның иң яхшы көрәшче» номинациясендә ул Радик Сәлахов, Раил Сәлахетдинов, Динар Кәримуллин һәм Ранис Гыйләҗетдинов җиңү яулады.

«Иң яхшы хөкемдарлар» номинациясендә Динар Зиннәтуллин, Алмаз Сафин, Данис Закиров һәм Илһам Волков бүләкләнде.

«Көрәшне яктыртучы иң яхшы журналист» исемен «Шәһри Казан» газетасы баш мөхәррире Радик Сабиров, «Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррир урынбасары Илнар Хөснуллин, «Татарстан яшьләре» газетасы баш мөхәррире Атлас Гафиятов, «Татар-информ» һәм «Интертат» журналисты Энҗе Габдуллина, «Ирек мәйданы» журналисты Лилия Йосыпова яулады.

Районнарда көрәшне актив яктырткан өчен Балтачтан Нурзадә Сәмигуллин, Теләчедән Фәнил Нигъмәтҗанов, Түбән Камадан Виктор Шадрин, Әлмәттән Рәмилә Хәмидуллина, Азнакайдан Таңсылу Саниева бүләкләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100