news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2023 елның беренче Сабан туеннан - Флоридада узган милли бәйрәмнән видеоролик чыкты

2023 елның беренче Сабан туеннан - Флоридада узган милли бәйрәмнән видеоролик чыкты
Флорида татарлары аккаунтыннан

2023 елның беренче Сабан туе Флоридада узды. «Флорида татарлары» аккаунтында бәйрәмнең видеолары чыкты.

Сабан туе 18 февральдә узган, бу вакыт ачык һавада бәйрәмне уздыру өчен уңайлы санала.

«Алдагы еллардагы кебек үк Сабан туе «Tradewinds Park» (Трейдвиндс Парк) дип аталган искиткеч гүзәл павильонда узды. Бәйрәмгә татарлар Пенсильвания, Нью-Джерси, Нью-Йорк штатларыннан ук килгәннәр», - дип хәбәр ителә аккаунтта.

Керү бәясе $30, өлкәннәргә $20, 12 яшькә кадәрге балаларга бушлай булган. Җыелган акча бәйрәмне оештыру өчен тотылган.

Сабан туе балалар тарафыннан әзерләнгән «Дуслар йорты» спектаклен тәкъдим итү белән башланып китте. Аннары бәйрәм капчык киеп йөгерү, аркан тарту, кашыкка йомырка куеп йөгерү һәм башка милли ярышлар белән дәвам иткән, соңыннан җырлап, биеп күңел ачканнар. Милли ризыклар - өчпочмак, кыстыбый, кош теле, гөбәдия, бәлешләр әзерләгәннәр. Актив катнашучылар рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.

Флоридада берничә ел рәттән ял итүче Римма Торре быелгы бәйрәмнең тагын да җанлы булуын сөйли.

«Сабан туенда махсус кунаклар да бар иде. Бик талантлы кыз Айсылу Исмәгыйлева 10 елдан артык АКШның төрле өлкәләрендә узган Сабан туйлар һәм башка милли бәйрәмнәрдә катнашып, үзенең моңлы җырлары, матур тавышы белән Америка татарларының ихтирамын яулады. Үзе яшәгән Филадельфия шәһәрендә ел саен Сабантуйларны оештыручы да, башыннан ахырына кадәр алып баручы да – Айсылу», - ди ул.

Римма тагын бер махсус кунакны - Лилиана Газизованы билгеләп үтте. Ул хәзерге вакытта гаиләсе белән Нью-Йорк шәһәрендә яши. Бик күп конкурсларның лауреаты һәм финалисты, диде Римма.

Дилә Рамазанова чит илдәге Сабан туенда беренче тапкыр катнашуын яза. Бәйрәмгә килүчеләрнең күбесе калфак һәм түбәтәйдән булган, Дилә монарга сокланып туя алмаганын яза. Бу бәйрәмгә татар халкының милли киемендә килүне иң мөһим традиция дип саныйлар, шулай ук үз халкыңның традицияләрен саклап калу бик мөһим. Дилә бәйрәмдә якташларын очратуын яза. «Бәйрәмнең иң мөһим үзенчәлеге – хәмер булмау иде», - ди Дилә.

«Бу матур көн өчен бик зур рәхмәт! Бәйрәм искиткеч булды! Оештыручыларга хезмәтләре өчен рәхмәт! Чын күңелдән көлдек, шатландык, җырладык, биедек! Киләсе елга да килербез!» – дип яза Камилә Хөснетдинова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100