Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
2023 елга Төркиягә агылучы туристлар саны 50 млнга җитәчәк
Төркия – туристлар саны буенча дөньяда алтынчы ил, әмма бу чик түгел, дип җиткерә илнең мәдәният һәм туризм буенча министры урынбасары Гусейн Яйман.
(Казан, 2 апрель, «Татар-информ»). Төркия – туристлар саны буенча дөньяда алтынчы ил, әмма бу чик түгел. Без илне глобаль туриндустрия лидерлары сафына чыгарырга ниятлибез, дип җиткерә илнең мәдәният һәм туризм буенча министры урынбасары Гусейн Яйман. Бу турыда Анадолу агентлыгы хәбәр итә.
Аның сүзләренчә, 2016 елның тискәре процесслары Төркиянең туристлык секторына тискәре тәэсир ясый, әмма хөкүмәт икътисадның бу тармагына ярдәм итәргә әзер.
«2023 елда Төркия үзенең 100 еллыгын билгеләп үткәндә, илгә агылучы туристлар санын 50 млнга, туристлык тармагына акча кертүне 50 млрд долларга җиткерергә ниятлибез. Бу өлкәдә эш тәүлек дәвамында бара», - дип билгеләп үткән министр урынбасары.
Ул Төркиягә туристларның Германиядән, Россиядән, Бөекбританиядән, Ираннан һәм Украинадан күпләп килүен билгеләп үткән. Узган ел нәтиҗәләре буенча, туристларның гомуми саны 38 млн кеше булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз