news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2023 елга сәнәгать парклары резидентларының әйләнеше 250 млрд сумга кадәр артачак

Фаразлау буенча, сәнәгать мәйданчыклары һәм парклары резидентлары саны 1,5 меңгә кадәр артачак.

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанда 2023 елга барлык сәнәгать мәйданчыклары һәм парк резидентлары әйләнеше 250 млрд сумга кадәр артырга тиеш. Бу хакта республика икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында хәбәр итте.

Икътисад министрлыгы башлыгы сүзләренчә, 2023 елга, фаразлар буенча, сәнәгать мәйданчыклары һәм парклары резидентлары саны 1,5 меңгә (105 процентка) кадәр, салым түләүләре күләме — 35 млрд сумнан артачак (120 процент).

«Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү өчен, сәнәгать парклары һәм мәйданчыкларның нәтиҗәлелеген арттыру тора, аларның резидентлары Татарстанның сәнәгать җитештерүе күләменең 10 процентын тәшкил итә. Бүген республикада „Химград“ технополисы һәм „Мастер“ Кама индустриаль паркы кебек зур инфраструктура объектлары уңышлы эшли», — диде икътисад министры.

Шаһиәхмәтов хәзерге вакытта республика икътисадының дүрттән бер өлешен кече һәм урта бизнес алып торуын искәртте. «Кече һәм урта предприятиеләрнең әйләнеше 2023 елда якынча 1,7 трлн сум тәшкил итәргә тиеш», — дип өстәде ул.

«Кече һәм урта бизнес — республика икътисадына өлеш кертү генә түгел, ә яңа эш урыннары да булдыру. Республика халкының өчтән бере (532 меңнән артык кеше) кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларында эшли», — дип йомгак ясады Мидхәт Шаһиәхмәтов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100