news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2023 елга Бердәм дәүләт имтиханы көннәре расланды

2023 елда Бердәм дәүләт имтиханнарының төп өлеше 26 майдан 20 июньгә кадәр узачак. Графикны Россия Мәгариф министрлыгы һәм Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) раслаган. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында урнаштырылган.

Укучылар беренче имтихан көнендә – география, химия һәм рус әдәбиятыннан, 29 майда – рус теленнән, 1 июньдә – математикадан, 5 июньдә тарих һәм физика фәненнән имтихан тапшырачак. 8 июньдә –җәмгыять белеме, 13 июньдә – чит тел һәм биология буенча имтихан узачак. 11 сыйныф укучылары чит телләр буенча Бердәм дәүләт имтиханнарының телдән тапшырыла торган өлешен 16 һәм 17 июньнәрдә бирәчәк. БДИ сынауларының төп өлеше информатика буенча имтихан белән тәмамланачак, ул 19 һәм 20 июньнәрдә узачак.

Имтиханнарның узу вакыты, гадәттәгечә, фәнгә карап үзгәрәчәк. Әйтик, җәмгыять белеме буенча имтихан иң дәвамлысы булачак, ул 3 сәгать 55 минут барачак, ә информатика һәм химия иң кыска вакытлылар – икешәр сәгать.

Искәртеп узабыз, кичә 2023 елга Төп дәүләт имтиханнары көннәре билгеле булган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100