news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2023 елдан Россиядә торак-коммуналь хуҗалык яңартыла

2023 елда Россиядә торак-коммуналь хуҗалыкны яңарту буенча дәүләт программасы старт ала.

«Финанслауның 90 проценты челтәрләрне яңартуга юнәлдереләчәк, бүгенгә Россия буенча аларның 60 проценты тузган», - диде ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин республикада төзелеш тармагын үстерү турындагы матбугат конференциясендә.

Ил буенча программага инвестицияләр елына 150 млрд сумга якын тәшкил итәчәк, дип өстәде ул.

«Бу бик җитди ярдәм - елына 150 млрд сум, 5 елга бу 750 млрд сум була. Төзелешкә беркайчан да мондый инвестицияләр булмады», - диде Айзатуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100