news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2023 елда Татарстанда уртача хезмәт хакы 18,4 процентка арткан һәм 59,5 мең сум булган

Татарстан Идел буе федераль округы төбәкләре арасында хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча алда бара. Бу хакта Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында ведомство җитәкчесе Эльмира Зарипова сөйләде.

2023 елның гыйнвар-октябрь айларында уртача хезмәт хакы 2022 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 18,4 процентка артты һәм 59,5 мең сум булды. Зарипова мәгълүматлары буенча, реаль хезмәт хакы 13,2 процентка арткан.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстанда сәнәгать өлкәсендә кадрларга ихтыяҗ зур булуы күзәтелә. Бу өлкәдә республикада яшәүчеләргә 12 мең вакансия тәкъдим итәргә әзерләр. Шулай ук ихтыяҗ булган өлкәләргә төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык (5,1 мең вакансия), транспорт (3,5 мең), сәламәтлек саклау (2,4 мең) һәм мәгариф өлкәләре (1,6 мең) кергән.

news_right_1
news_right_2
news_bot