news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2023 елда Татарстанда реаль хезмәт хакы 13,2 процентка артты

2023 елда Татарстанда реаль хезмәт хакы 13,2 процентка артты
Фото: © "Татар-информ"

2023 елның гыйнварыннан декабренә кадәр Татарстанда яшәүчеләрнең реаль хезмәт хакы 13,2 процентка артты. Бу хакта Татарстанстат республиканың социаль-икътисади хәле турында әзерлгән доклад мәгълүматларыннан күренә. Шул ук вакытта төбәктә яшәүчеләрнең номиналь кереме 18,8 процентка, ягъни 61840,7 сумга кадәр арткан.

Шулай ук аналитиклар 1 айда халыкның акчалата кереме ничек үзгәрүен санаган. 2023 ел нәтиҗәләре буенча, ул бер җан башына 51704 сум тәшкил иткән, бер ел элеккеге караганда, 15,1 процентка күбрәк. Халыкның реаль кереме 9,6 процентка арткан.

Искәртик, 2023 елның 11 аенда реаль хезмәт хакы үсеше 13,3 проценттан бераз артык булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot