Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
2023 елда Татарстан белән Кытайның товар әйләнеше 14 млрд юаньга җитәргә мөмкин
2023 елда Татарстан белән Кытайның товар әйләнеше 14 млрд юаньга җитәргә мөмкин
Татарстан белән Кытайның товар әйләнеше быел 14 млрд юань күләмендә көтелә. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлекчәсе секретаре Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия» - Кытайның «Коммунистлар» партиясе диалогы утырышында видеоэлемтә буенча хәбәр итте. Бу хакта парламентның матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Татарстан өчен Кытай белән хезмәттәшлек безнең дәүләтләр арасында стратегик багланышлар кысаларында, өстәвенә туры диалог һәм төбәк элемтәләре линиясе буенча да, «халык дипломатиясе» буенча да өстенлекле», - диде Мөхәммәтшин.
Аның сүзләренчә, Кытай Татарстанның төп тышкы икътисади партнерлары бишлегенә керә. Соңгы өч елда гына да товар әйләнеше ике тапкырдан күбрәккә арткан һәм 2022 елда 11,7 млрд юань тәшкил иткән. «Быел да динамик үсеш күзәтелә», - диде Дәүләт Советы Рәисе.
Ул ассызыклаганча, Татарстан һәм Кытай Халык Республикасы провинцияләре хезмәттәшлеге активлашты. Казанда узган «РОСТКИ: Россия һәм Кытай - үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумы да моңа йогынты ясады. Анда 25 илдән, Россиянең 58 субъектыннан, Кытайның 14 провинциясеннән һәм автономияле төбәкләреннән 7 меңнән артык кеше катнашты. «Без күп ышанычлы партнерлар һәм дуслар таптык», - диде парламент башлыгы.
Быел Россия белән Кытайның партияара диалогы унынчы тапкыр узды. Форумда катнашучылар адресына котлауларны Россия Президенты Владимир Путин һәм Кытай Халык Республикасы Рәисе, Кытайның «Коммунистлар» партиясе Үзәк комитеты генераль секретаре Си Цзиньпин җибәрде.
«Мәскәү һәм Пекин мөһим халыкара проблемаларны хәл итүдә көчләрне координацияли, гадел һәм демократик дөньяви тәртип булдыруга ярдәм итә. Үзәк органнар һәм төбәк структуралары да җәлеп ителгән даими элемтәләр партия төзелеше, парламент һәм иҗтимагый эшчәнлек өлкәләрендә тәҗрибә алмашуны тәэмин итә, актуаль сорауларның киң спектрын ике яклы һәм халыкара көн тәртибендә җентекләп тикшерергә мөмкинлек бирә», - дип билгеләп үтте дәүләт башлыгы «Бердәм Россия» партиясенең Югары советы рәисе Борис Грызлов укыган сәламләү хатында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз