news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2023 елда спектакль кую өчен ТР Театр әһелләре берлеге грантын алучы театрлар билгеле

2023 елда спектакль кую өчен ТР Театр әһелләре берлеге грантын алучы театрлар билгеле
"Татар-информ"/архив

Быел ТР Театр әһелләре берлеге грантлары Татарстанның ике театрына бирелгән. Мәгълүмат берлекнең рәсми сайтында урын алган.

Чаллы татар дәүләт драма театрына һәм МОN театрына 2023 елда спектакль кую өчен грант акчасы бирелә.

Чаллы театры Артур Шәйдуллинның «Җаның ни тели» спектаклен кую өчен 600 000 сум грантка ия булган.

ТР Милли китапханәсендә эшләүче МОN театраль лабораториясе шундый ук сумманы «Шүрәле» спектаклен кую өчен ала.

Татарстанның дәүләт һәм муниципаль театрларына ТР Театр әһелләре берлеге гранты 2012 елдан бирле бирелә. Соңрак ул фтнанс ярдәме өчен ТР Театр әһелләре берлеге конкурсы дип атала башлады.

news_right_1
news_right_2
news_bot