news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2023 елда Россиядән хаҗга баручылар саны билгеле булды

2023 елда Россиядән хаҗга баручылар саны билгеле булды
Фото: «Татар-информ»

Быел Россиядән Согуд Гарәбстанына хаҗга 25 меңгә якын кеше барган. Бу саннар белән Россия Президентының халыкара эшләр буенча ярдәмчесе Юрий Ушаков уртаклашты. РИА Новости шул хакта яза.

«Согуд Гарәбстаны белән гуманитар элемтәләр аңлаешлы сәбәпләр буенча бик мөһим характер йөртә, чөнки без Россия мөселманнарының изге урыннарга хаҗ кылуларын оештыру мәсьәләләре буенча актив хезмәттәшлек итәбез», - диде ул.

Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләрендәге изге урыннарга хаҗга бару быел 8 июньнән 20 июльгә кадәр дәвам итте. «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстаннан анда 1,8 мең кеше барырга тиеш иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot