news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2023 елда Россиядә реаль хезмәт хакы үсеше 7,7 процент тәшкил иткән

2023 елда Россиядә реаль хезмәт хакы үсеше 7,7 процент тәшкил иткән
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

2023 елда Россиядә реаль хезмәт хакы үсеше 7,7 процент тәшкил иткән. Бу хакта Президент Владимир Путин Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмәдә әйтте.

«Хезмәт хакларының реаль үсеше 7,7 процент тәшкил итте. Бу начар түгел, әмма инфляция процессын күздә тотып, берсен икенчесе белән чагыштырырга кирәк», — диде дәүләт башлыгы.

Икътисади үсеш министры Максим Решетников бу саннарны раслады.

«2023 елның өч кварталында алар 4,4 процентка арткан. Шул ук вакытта 10 айда хезмәт хаклары реаль рәвештә, сез билгеләп үткәнчә, 7,7 процентка арткан. Әгәр номиналда карасак, анда 13 проценттан артык <...> Керем үсешенә шулай ук халыкка социаль ярдәм күрсәтүдәге комплекслы чаралар өлеш кертте. Алар бюджет кереме һәм бюджет чыгымы үсеше хисабына финанслана. Һәм эшкуарлык эшчәнлегеннән кергән керемнәр дә зур өлеш кертте», – дип хәбәр итте Икътисади үсеш министрлыгы башлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100