Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
2023 елда Россия халкының реаль хезмәт хакы 7 процентка арткан
Быел халыкның реаль хезмәт хакы – 7, реаль керемнәре 4,4 процентка арткан. РФ Президенты Владимир Путин бүген Мәскәүдә ачылган ВТБның «Россия чакыра!» XIV инвестиция форумының пленар утырышында шулай дип белдерде.
«Хәзерге вакытта реаль хезмәт хакы – 7, халыкның реаль керемнәре 4,4 процентка артты», - дигән мәгълүматлар китерде дәүләт башлыгы.
Президент әлеге күрсәткечләрне позитив эшкә көйләнгән ил җәмгыятенең социаль сәясәте, икътисади үсеше һәм эчке халәтендәге мөһим фактор дип атады.
«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, Росстатның Россиядә социаль-икътисади хәл турындагы доклады нигезендә, татарстанлыларның реаль керемнәре 2022 елга карата 9,1 процентка арткан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз