news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2023 елда нәзарәтнең онлайн-мәдрәсәләрендә 26 722 мөселман укыган

2023 елда, Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан, Татарстан Республикасында игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Хозур» нәшрият йорты яңа проект – рус телендә онлайн-мәдрәсәне эшләтеп җибәрде. Шул рәвешле, хәзер җир шарының төрле почмакларында яшәүче рус телле мөселманнар Ислам нигезләре буенча бушлай белем ала. Бер ел эчендә әлеге ресурста, белем алу максаты белән, 16230 «шәкерт» теркәлгән, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте.

2023 елда Нәзарәтнең татар һәм рус телләрендә эшләүче онлайн-мәдрәсәләрендә барлыгы 26 722 «шәкерт» теркәлде. Аларның яртысыннан артыгы – 59,6 процентны 18-44 яшьләр тирәсендә булган. Шул ук вакытта укучыларның 59 проценты хатын-кызлар булган.

Проектка ихтыяҗның зур булуын аның географиясе раслый: Россия мөселманнарыннан тыш, порталда Казахстан, Германия, АКШ һәм Франциядә яшәүче милләттәшләребез дә белем ала. Ә Россия төбәкләреннән Татарстан, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Башкортстан, Түбән Новгород һәм Самара өлкәләрен атарга була. Алар фикһ, тәфсир, сира һәм әхлак предметларын кызыксынып укый.

Онлайн-мәдрәсәләрдә дәресләрне «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе, Россия ислам институты, Казан федераль университеты мөгаллимнәре, Нәзарәт имам-мөхтәсибләре һәм Казан имам-хатыйблары алып бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100