news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2023 ел нәтиҗәләре буенча Казанда уртача хезмәт хакы 60 мең сумнан артык булачак

Казанда уртача хезмәт хакы 2023 ел нәтиҗәләре буенча 60 935 сум тәшкил итәчәк. Бу хакта утырышта Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров белдерде.

Сүз уңаеннан, әлеге хезмәт хакы күләме 2022 ел нәтиҗәләренә караганда 10,9 процентка күбрәк (54 946 сум).

Утырышта тәкъдим ителгән фаразга караганда, 2024 елда казанлыларның хезмәт хакы 65 828 сум булырга тиеш, ә 2025 елда 70 626 сум.

«2026 елда хезмәт хакы 2022 елга караганда, 38 процентка артачак һәм 76 мең сумга җитәчәк», - ди Шакиров.

Аның сүзләренчә, фаразлана торган чорда хезмәт хаклары үсеше уртача 8 процент тәшкил итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100