Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан марафонына быел 20 мең спортчы җыярга ниятлиләр
2023 елда Казан марафонында катнашучылар санын шактый арттырырга ниятлиләр, оештыручылар 20 мең спортчы җәлеп итәргә җыена. Бу хакта Татарстанның Спорт министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында ведомство җитәкчесе Владимир Леонов хәбәр итте.
«Казан марафоны – республикабызның титуллы чараларының берсе. Былтыр без анда илнең 80нән артык төбәгеннән 12 меңнән артык катнашучыны җыйдык. Быелга бурыч – 20 меңгә якын спортчы җыю», – дип белдерде министр.
Шул ук вакытта Леонов мондый планнарның спортчыларның теләкләренә нигезләнүен әйтте. Инде хәзер үк бөтен илдән 10 меңгә якын гариза килгән.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз