Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
2023 елда Башкортстан халкының уртача хезмәт хакы билгеле булды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Быел Башкортстанда уртача хезмәт хакы 15,8 процентка үскән. Республика халкының айлык кереме гыйнвардан алып 42,5 меңнән 46 979 сумга кадәр арткан. Омбудсмен Михаил Закомалдин Дәүләт Җыены – Корылтай утырышында республикада кеше хокуклары үтәлешенә багышланган докладында шундый мәгълүматлар китерде. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
Элегрәк агентлык Башкортстанның хезмәт хакы үсеш темплары иң югары булган ун төбәк арасына керүе хакында язган иде. Росстат мәгълүматлары буенча, 2022 елның гыйнвар-ноябрендә уртача номиналь хезмәт хакы 47,17 мең сум тәшкил иткән – бу 2021 елның 11 ае белән чагыштырганда 15,8 процентка артыграк. Уртача алганда ил буенча күрсәткечләр, 12,7 процентка артып, 61,9 меңгә җиткән, Идел буе федераль округында уртача хезмәт хакы 45,08 мең сум тәшкил иткән (+13,7 процент).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз