news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2023 елда Аризона университетында татар теле укытылачак

Американың Аризона дәүләт университетының Критик телләр институты 2023 елның җәендә татар теле курсларын кабат оештырырга планлаштыра. Телне Аризонага килеп тә, онлайн уку мөмкинлеге дә булачак. Татар теле дәресләре 30 майдан 14 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү бүлеге хәбәр итте.

Билгеле булганча, Аризона университетының Критик телләр институты 1991 елдан Көнчыгыш Европа һәм Евразия телләреннән интенсив җәйге курсларны оештыра. Берничә еллык тәнәфестән соң, 2022 елда әлеге курслар яңадан торгызылды.

2023 елның җәендә татар теле курсларына язылу өчен 27 гыйнварга кадәр әлеге сылтама аша https://melikian.asu.edu/cli/tatar алдан теркәлү узарга кирәк.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100