news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Киләсе елда ана капиталының күләме артачак

2023 елның 1 февраленнән Россиядә беренче бала өчен ана капиталы – 589,5 мең, ә икенче балага 779 мең сум булачак. Түләүне 12,4 проценткка индексацияләү турында РФ пенсия һәм социаль иминият фондының бюджет материалларында әйтелә. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Шулай итеп, гаилә икенче балага 189,5 мең сум күләмендә өстәмә акча ала.

Хәзер беренче балага ана капиталы – 524,5 мең сум, икенчесенә (әгәр гаилә ана капиталын беренче бала туганда алмаган булса) 693,1 мең сум тәшкил итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot