news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2023 ел Зәйдә Халыклар дуслыгы һәм тынычлык елы дип игълан ителде

2023 ел Зәйдә Халыклар дуслыгы һәм тынычлык елы булачак. Бу турыда Зәй районы башлыгы Разиф Кәримовның карары чыкты. Бу хакта «Зәй офыклары» хәбәр итә.

Карарда Татарстан Республикасының Зәй муниципаль районы территориясендә яшәүче төрле милләт кешеләре арасында милләтара татулыкны һәм дуслыкны ныгыту максатыннан Зәй муниципаль районында 2023 елны Халыклар дуслыгы һәм тынычлык елы дип игълан итәргә дип билгеләнгән. Һәм бу уңайдан елның иң яхшы шигаре һәм логотибына конкурс игълан ителәчәк.

2023 ел Татарстанда - Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы, ә Россиядә Укытучылар елы булачак.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot