news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2022 елның 1 гыйнварыннан кәгазь больничныйлар әйләнеше бетерелгән

Дәвалау оешмаларында калган барлык кәгазь бланклар Социаль иминиятләштерү фондына кире кайтарылачак.

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Рифат Каюмов). 2022 елның 1 гыйнварыннан вакытлыча хезмәткә яраксызлык кәгазьләре (больничныйлар) тулысынча электрон вариантка күчкән, кәгазь документлар гамәлдән чыккан.

«2022 елның 1 гыйнварыннан республиканың бөтен медицина оешмалары бары тик электрон больничныйлар гына бирәчәк. Кәгазь документ сайлау мөмкинлеге булмаячак», — диде Татарстан буенча Социаль иминиятләштерү фондының җитәкчесе вазифасын башкаручы Фердинат Закиров ведомствоның коллегия утырышында.

Фердинат Закиров сүзләренчә, республиканың бөтен медицина оешмалары бу яңалыкка әзер булган. 2021 ел азагында больничныйларның 99,5 проценты болай да электрон вариантта бирелгән.

«Дәвалау оешмаларында калган барлык кәгазь бланклар Социаль иминиятләштерү фондына кире кайтарылачак», — диде Фердинат Закиров.



Галерея: Социаль иминиятләштерү фондының коллегиясеннән фоторепортаж
news_right_1
news_right_2
news_bot