news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2022 елгы «Нәүрүз гүзәле» билгеле

«Нәүрүз гүзәле-2022» булып Азәрбайҗан кызы танылды.

2022 елгы «Нәүрүз гүзәле» билгеле
Энҗе Габдуллина

(Казан, 26 март, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). Төрки һәм иран халыкларында Яңа ел бәйрәме «Нәүрүз»дә быелгы «Нәүрүз гүзәле» ачыкланды.

Казан ипподромында узган «Нәүрүз» бәйрәмендә 2022 елгы «Нәүрүз гүзәле» билгеле булды. «Нәүрүз гүзәле» исеменә Азәрбайҗаннан Айшан Аликберова лаек дип танылды. 1 мисс — Үзбәкстаннан Гөлнара Әхмәтова, 2 мисс — Төркмәнстаннан Мәхриҗамал.

Узган елгы «Нәүрүз гүзәле» Казахстаннан Карина Габдуллина 2022 елгы Гүзәлгә таҗ кидерде. Матурлык һәм батырлык бәйгесенең беренче этабы «Халыклар дуслыгы йорты»нда узган иде. «Нәүрүз гүзәле»ндә татар, башкорт, казах, азәрбайҗан, үзбәк милләте кызлары катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot