news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2022 елгы БДИның контроль үлчәү материаллары проектлары басылып чыкты

2021 елда компьютер форматына күчерелгән информатикадан тыш, барлык фәннәрдә материалларның структурасы үзгәрде, предмет белемнәрен куллануга яңа биремнәр модельләре кертелде.

(Казан, 31 август, «Татар-информ»). Федераль педагогик үлчәүләр институты (ФИПИ) үз сайтында 2022 елда бердәм дәүләт имтиханының (БДИ) контроль үлчәү материалларының структурасын һәм эчтәлеген регламентлаучы документлар проектларын бастырып чыгарды.

2022 елдан БДИ урта гомуми белем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стандарты нигезендә үткәрелә. Шуңа бәйле рәвештә, 2021 елда компьютер форматына күчерелгән информатикадан тыш, барлык уку фәннәрендә материалларның структурасы үзгәрде, предмет белемнәрен куллануга яңа биремнәр модельләре кертелде.

Барлык үзгәрешләр дә контроль үлчәү материалларының эшчәнлеген көчәйтүгә юнәлтелгән

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100