Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2022 елдан бирле Татарстанда 8 меңнән артык махсус операция сугышчысы юридик ярдәм алган
Татарстанда Россия Юстиция министрлыгының юридик ярдәм һәм хокукый хезмәтләрне үстерү һәм җайга салу Департаменты директоры Роман Рябой җитәкчелегендә юридик ярдәм һәм хокукый хезмәтләр күрсәтү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Бу хакта ТР Юстиция министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Илья Гомзик республикада түләүсез юридик ярдәм системасы эше турында сөйләде, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә аерым игътибар бирде.
«Махсус хәрби операция башланганнан бирле министрлык СВО катнашучыларына һәм аларның гаилә әгъзаларына хокукый ярдәм оештыруда катнаша. 2022 елдан башлап махсус хәрби операциядә катнашучы 8 081 кеше һәм аларның гаилә әгъзаларына хокукый ярдәм күрсәтелде», - дип хәбәр итте Илья Гомзик.
Министрның беренче урынбасары юридик хезмәтләрне цифрлаштыру мәсьәләләренә аерым тукталды. Илья Александрович «Татарстан Республикасында яшәүче картасы» мобиль кушымтасы турында сөйләде, анда «юридик ярдәм» махсус бүлеге булдырылган.
2025 елда кушымта аша 121 кеше бушлай юридик ярдәм алды. Кушымтаны барлыгы 344 мең кулланучы күчереп алган, шуларның 5 меңнән артыгы «юридик ярдәм» бүлегенә мөрәҗәгать иткән.
Моннан тыш, республика халкына хәзер видеоэлемтә буенча юридик консультацияләр алу мөмкинлеге бар.
«Хезмәттән файдалану өчен МФЦның якындагы пунктына мөрәҗәгать итәргә һәм хезмәткәргә түләүсез юридик консультация алу теләге турында хәбәр итәргә кирәк», – дип аңлатты Илья Гомзик.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз