Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
2022 елдан 1976 елда туган хатын-кызларга тупланма пенсияләр түләнә башлаячак
Эшләмәүче пенсионерларның еллык уртача пенсия күләме 18 521 сум, ә социаль пенсияләр — 10 307 сум тәшкил итәчәк.
(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). 2022 елда Иминият пенсияләре (1 гыйнвардан) 5,9 процентка, социаль пенсияләр һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсияләр (1 апрельдән) 7,7 процентка индексацияләнәчәк, дип «Прайм» агентлыгына профессор Юлия Финогенова сөйләде.
«Соңгы мәгълүматларга караганда, эшләмәүче пенсионерларның еллык уртача пенсия күләме 18 521 сум, ә социаль пенсияләр — 10 307 сум тәшкил итәчәк. 2022 елның 1 февраленнән шулай ук айлык акчалата түләүләр 5,8 процентка индексацияләнәчәк. Индексация күләме бер ел алдан фаразланган индексациядән 4,3 процентка югарырак булачак», — дип билгеләп үтте эксперт.
Аның сүзләренә караганда, 2022 елдан 1976 елда туган хатын-кызларга тупланма пенсияләр түләнә башлаячак. Уртача алганда, тупланма пенсия күләме — 2 613 сум. Шул ук вакытта түләү суммасы пенсиянең тупланма өлешенә, шулай ук алынган инвестиция кеременә бәйле булачак. Тупланма пенсиянең төгәл суммасын дәүләт хезмәтләре сервисы аша белергә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз