Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
2022 елда Татарстанда социаль түләүләр индексацияләнә
Татарстан Президенты инициативасы белән гражданнарның социаль яктан якланмаган категорияләренең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән берничә карар кабул ителде.
(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). 2022 елның гыйнварыннан социаль характердагы барлык республика түләүләре 4 процентка индексацияләнә. Бу Татарстанда яшәүче якынча 600 мең кешегә кагыла.
Татарстан Президенты инициативасы белән гражданнарның социаль яктан якланмаган категорияләренең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән берничә карар кабул ителде. Бу хакта Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Пенсионерлар һәм бюджет өлкәсе хезмәткәрләре өчен шифаханәдә бер көн ял итү бәясенең ел саен артуы килештерелде — инфляция дәрәҗәсенә еллык индексация кертелә.
«Моннан тыш, республикада 18 яшькә кадәрге даими тәрбиягә мохтаҗ инвалид балалар өчен билгеләнгән айлык өстәмә түләү күләмен арттыру турында карар кабул ителде. 2022 елда түләү баланың яшәү минимумы (10 756 сум) һәм гаиләнең уртача исәпләнгән кереме арасындагы аерма күләмендә башкарылачак. Нәтиҗәдә түләү күләме уртача 815 сумга артачак», диелгән министрлык хәбәрендә.
Шулай ук киләсе елдан социаль килешү төзегәндә шәхси эшмәкәрлек эшчәнлеген гамәлгә ашыруга бер тапкыр түләнә торган акча 150 мең сумга кадәр артачак. Хәзерге вакытта әлеге түләү күләме 75 мең сумнан да артмый. Шәхси эшмәкәрлек эшчәнлеген гамәлгә ашыруга социаль килешү төзегәндә 2 меңнән артык кеше бер тапкыр түләнә торган зур суммада акча ала алачак.
Моннан тыш, йорт биләмәләре кишәрлеге чикләрендә газ үткәрү һәм йорт эченә куела торган газ җиһазларын сатып алу чыгымнарына бер мәртәбә компенсация бирү турында карар кабул ителде. Компенсацияне Бөек Ватан сугышы ветераннары, беренче һәм икенче төркем инвалидлар, аз керемле гаиләләр алачак. Фаразлауларга караганда, 2,4 меңнән артык кеше компенсация алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз